Дөньяны үзгәрткән китаплар (12+)

28 гыйнварда 13 нче санлы китапханә «Дөньяны үзгәрткән китаплар» дип аталган бәхәс сәгате оештырды. Катнашучылар кешелек тарихына йогынты ясаган һәм миллионлаган укучыларны илһамландырган, тормышка карашларың турында уйланырга мәҗбүр итүче китаплар турында бәхәс корды. Алар арасында Г.Бичер-Стоуның «Том абзыйның алачыгы»,  Ш. Бронтеның «Джейн Эйр», Д.Остенның «Горурлык һәм ялгыш фикер», Ч. Диккенсның «Оливер Твист маҗаралары», Г.Г. Маркесның «Йөз ел ялгызлык» һ.б. китаплары. «Йөз ел ялгызлык» катнашучыларда бик зур тәэсирләр калдырды, чөнки автор заман яшьләре проблемаларын ачып сала!

Шулай ук китапханәче яшь китап сөючеләр игътибарына рус һәм чит ил язучыларының иң яхшы китапларын тәкъдим итеп кенә калмады, ә хәзерге заманның яшь авторлары һәм яңа китаплар серияләре белән дә таныштырды. 

Поделиться: